7 нче сентябрьдә Казанда йөзү буенча FINA ярышлары башланып китә. Ярышлар Су спорты сараенда узачак. Анда 250 спортсмен, шул исәптән академия студентлары квартеты катнаша.
Россия, Татарстан данын ярышта Никита Королев, Эрнест Максумов һәм Глеб Карасев яклый, янә бер студентка Аделаида Пчелинцева Казахстан данын яклаячак. Александр Красных белән Григорий Тарасевич җәйге ярышлардан соң ял алалар.
Дөнья Кубогы этабы ярышларында катнашучылар йөзү мәктәпләре укучылары өчен мастер-класслар уздырды. «Акватика» спорт мәктәбендә Европа Чемпионатының көмеш призеры Егор Куимов һәм 2016 нчы елда 4х100 метр эстафетада олимпия чемпионы американец Блейк Пиерони белән очраштылар. Йөзү йолдызлары балаларга профессиональ киңәшләр генә биреп калмады, үзләренең тормышы, хобби, персональ видеоканаллар, Интернет, яраткан спорт төрләре, кулинар яраткан азыклары турында да сөйләде.
Икенче көнне ике тапкыр Олимпия чемпионы һәм күп тапкырлар дөнья чемпионы австралиец Митчелл Ларкин Идел буе академиясе укучылары өчен мастер-класс уздырды. Су спорты төрләре кафедрасы укытучысы, җыелма йөзү командасының төп тренеры Максим Дедловский сөйләвенчә, чарада 70 студент катнашты. Шуларның 30ы суда, ә калганнары бортикта.
- Әйтергә кирәк, безнең студентлар өчен әлеге төр очрашулар әһәмиятле һәм кызык, - дип сөйли Дедловский. – Бу безгә эш, спортсмен булып үсү өчен мөһим булып тора. Яхшыдан яхшы спортсменнар белән аралашкач, шул исәптән академия студентлары Саша Красных, Григорий Тарасевич белән – укучылар алдагы спортта куячак нәтиҗәләре турында уйлана башлыйлар.
Фото: dspkazan.com
https://www.sportacadem.ru/images/2018/banners/04.09.2018_raspisanie.pdf



