Хөрмәтле студентар, укытучылар! Белем көне уңаеннан теләкләрне кабул итегез!

Безнең, мәгариф тармагында эшләүчеләр өчен, һәм сезнең өчен бакалаврлар, магистрлар һәм аспирантлар бу иң мөһим бәйрәм!

1 нче сентябрьдән яңа уку елы башлана. Алган белемнәр тормышта сезгә уңышлар китерсен. Чөнки белем туплап кына хыялларны чынбарлыкка әйләндерергә, тормышта үз урыныңны табарга мөмкин. Күпчелек очракта студент еллары трмышта бәхетле мизгелләр булып тора.

Чын күңелдән белем бирү процессы студентларга һәм укытучыларга  бары канәгатьлек хисе генә алып килүен телим. Күп вакытыгызны фәнни лаборатория, спорт мәйданчыкларында һәм файдалы чараларда уздырыгыз. Киләчәктә җиңүләр өчен фундамент салыгыз! Идел буе академиясе – монда безнең мөмкинлекләр һәм талантлар гомуми җиңүгә әверелә. Бәйрәм белән!