Россиянең спорт министры Павел Колобков 14 тармак вуз ректорлары катнашуында селектор җыелыш уздырды. Идел буе академиясе быел беренче тапкыр Фән мәгариф министрлыгы рәсми рейтинг буенча иң яхшы физик тәрбия вузы булды.

Студентлар турында

Россиянең иң яшь спорт вузында кабул итү кампаниясе буенча 3 мең студент исәпләнә. Беренче курслар саны 1000гә җитте! Идел буе академиясе студентлары 70 Россия регионы һәм 15 чит ил вәкиле.

Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов сөйләвенчә, 40% студент – Россия регионнарыннан, 3% - чит ил студенты. Узган ел белән чагыштырганда, бюджет урыннарга кабул итү 25%ка артты, академиягә конкурс үсте. Тулаем алагнда  вуз буенча бер урынга 4,5 кеше, ә спорт факультетында бу күрсәткеч  1,6. Беренче курска укырга керүчеләр спорт нәтиҗәләренә бай. Алар арасында  Бөтенрәсәй физик тәрбия олимпиадасының 10 җиңүчесе, 13 дөнья һәм Европа беренчелек ярышлары җиңүчеләре, ике атказанган спорт мастеры, җиде халыкара класс спорт мастеры, 86 Россиянең спорт мастеры. Тренерларны хәзерләү 19 спорт төре буенча.

Укытучылар һәм хезмәт хакы турында

Павел Колобков төп акцентны ректорлар белән сөйләшүдә Россия Президентының май указының үтәлешенә ясады. Регионның уртача хезмәт хакыннан 200% укытучыларның хезмәт хакына, хезмәт фонды, Йосып Якубов билгеләвенчә, бюджеттан тыш чыганаклардан исәпләнә.  

Академиядә студентлар саны арту белән, укытучылар саны 25 кә үсте. Аларның күбесе фәнни исемгә ия. Яңа уку елыннан кафедралар саны 15 кә җитәчәк.Су спорты, гимнастика кафедрасы ачыла, ә уен төрләре кафедрасы футбол-хоккей һәм волейбол-баскетболга бүленә.

Максатлар турында

России спорты министры түбәндәгене билгеләде, 2018 нче ел спорт өчен 2018 Олимпия уеннары, Россия җыелма командасы өчен уңышлы булды. Илебез футбол буенча дөнья чемпионатына хәзерләнеп уңышлы уздырды.  Идел буе академиясе бу очракта волонтерлар үзәге хәзерләүдә зур өлеш кертте. Үзәк  1350 волонтер хәзерләсә, шуларның 200е академия студенты.

Спорт резервы хәзерләү мәсьәләсенә килгәндә, «Демография» проекты буенча гражданнар өчен спорт белән шөгыльләнүгә шартлар тудырылырга тиеш. 2024 нче елга әлеге күрсәткеч халык санының 55%ына үсәргә мөмкин. Шул исәптән физик тәрбия вузлары 28 мең инструктор һәм 11 мең тренер хәзерли.