Кадерле дуслар!

Россия Федерациясенең Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм шәхсән үзем исеменнән яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм!

Белем көне – студент, аспирант һәм укытучылар өчен төп бәйрәм. Һәр уку елы үзенчә, яңа ачышлар, иядея һәм мөмкинлекләр алып килә.

Бүгенге көндә илебез югары мәктәп өчен өметләр баглый. Бигрәк тә хәзерге заман студент һәм укытучылары инновацион ачыш ясый, бу исә Рәсәйне  фәнни- техник үсеш буенча лидерлар исеменә кертә. Шул максаттан Россия вузлары җитди рәвештә үзгәреш кичерергә тиеш: укыту методикасы, квалификацион эшләр – барсы да практик, фәнни һәм һөнәри эшчәнлеккә юнәлтелгән. Россия университетлары халыкара багланышта ачык булырга, ә аларның чыгарылыш укучылары чит ил хезмәт базаарында конкуренциягә ия булырга тиеш. Нәтиҗә буенча Россия глобаль рейтингта 10 лидер ил рәтенә, милли вуз буенча топ-500 иң яхшы дөнья вузы исемлегенә керергә тиеш.

Һәрбер студент һәм укытучы Рәсәй югары мәктәп үсешенә үз өлешен кертергә тиеш. Уңышка ирешү сезнең тарафтан булган ярдәм, иҗадилык, җаваплылыкка бәйле, бу исә дөнья системасында Россияне лаеклы урынга куячак!

Сезгә яңа уку елында бар башлаган эшегездә уңышлар телим!

Михаил Котюков,

Россия Федерациясенең  югары мәгариф һәм фән Министры