Кадерле дуслар! 

Россия Федерациясенең спорт министрлыгы һәм шәхсән үзем исеменнән студентлар, аспирантлар, укытучылар, тренерлар, спорт юнәлешендәге мәгариф учрежденияләре җитәкчеләрен, хезмәткәрләрне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!

Заманча  кеше өчен спорт – актив  һәм уңышлы тормыш өчен төп чыганак булып тора.

Дәүләт массакүләм спортны үстерүгә, спортны дөнья аренасына чыгарырга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга ярдәм итә.

 Бу физик тәрбия һәм спорт тармагы хезмәткәрләренә таләпләр куя. Педагог һәм тренерлар үз эшчәнлегендә инновацион белем, методика һәм технологияләрне кулланалар, яш талантларга ачылырга ярдәм итәләр.

 Россия студентлары халыкара ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, уңышлы җәмгыять эшчәнлегендә катнаша. Студент-волонтёрлар футбол чемпионаты уздыруга зур өлеш кертте. Алар ярдәмендә бәйрәмнең спорт һәм дустанә, бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде.

Россия мартта Красноярскта Бөтендөнья кышкы универсиаданы кабул итәчәк, безнең студентлар уңышлы чыгыш ясап калу гына түгел, башка илләр алдында  кунакчыллыкны күрсәтәчәк.

 Яңа уку елы яңа уңышлар һәм җиңүләр телим, ел кызыклы ачышларга бай булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, бер-береңне аңлау, һәм бары уңышлар гына телим!

Россия Федерациясенең спорт министры

П.А. Колобков