Идел буе спорт академиясендә Ачык ишекләр декадасы башланып китте.  Вуз карамагындагы сәламәтләндерү төркемнәре һәм спорт мәктәпләре эшләрен дәвам итә. 100ләп тренер-инструктор быел төркемгә 20 спорт төре буенча укучыларны җыя.

Беренче тапкыр Ачык ишекләр көне кысасында балалар үз мөмкинлекләрен сынап карый алалар.

«Башлап килүче спортсменнарның сәламәтлеге, спорт резервы хәзерләү– безнең төп максат, - дип сөйли фәнни үзәкнең директоры, профессор, медицина фәннәре докторы Радик Якупов. – Безнең мондагы мөмкинчелекләр йөрәк системасын контрольдә тотарга ярдәм итә. Максималь нәтиҗәләргә ирешү – тренерлар эше, алар булачак чемпионнарның сәламәтлеген кайгырталар».

Ачык ишекләр көнендә тест алу бушлай булачак.

Ачык ишекләр көне графигы:

29 нчы август. 17:00 – Су спорты төрләре сарае (йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү, бокс, шахмат, тхэквандо, бию спорты).

30 нчы август. 12:00 – Ишкәк ишү спорты (йөзү, ишкәк ишү).

31 нче август. 17:00 – уку-спорт комплексы «Буревестник» (йөзү, синхрон йөзү, футбол).          

2 нче сентябрь. 10:00 – Казан теннис академиясе (теннис),  Бадминтон үзәге (бадминтон);   

8 нче сентябрь. 10:00 – Гимнастика үзәге (нәфис гимнастика, спорт гимнастикасы, акробатика, акробатик рок-н-ролл);

8 нче сентябрь. 10:00 – боз сарае «Зилант» (шайба белән хоккей, фигуралы шуу).