Җәй азагында, Идел буе академиясенең мәйданында Татарстаннан йөзләгән талантлы мәктәп балалары җыелды. Спикерлар арасында - циклик спорт төрләре теория һәм методикасы кафедрасы укытучысы Дмитрий Дрожецкий бар.
Дрожецкий укучыларны спорт тренеры һөнәре белән таныштырды. Тренерга кагылышлы мәсьәләләр, этика, укучылар белән эшләү тәртибе үзенчәлекләре турында сөйләнде.
№5 Кукмарадан 11 нче сыйныф укучысы Айгөл Насырова үз фикерләрен белдерә:
- Бүген мин тренерның иҗади яктан да камилләшкән шәхес булуы турында белдем. Психологияне яхшы белергә кирәк. Тренер баларның физик яктан гына түгел, рухи яктан да чыныктыручы остаз ролен үти. Минем үз чиратында спорт тренеры буласым килә.
Дмитрий Дрожецкий да мастер-класс белән канәгать иде:
- Мастер-класска бик күп кызыксынучы яшьләр җыелган иде. Бар да алар спортны ярата, академиягә укырга керергә теләк белдерә. Иң элек мин тренерның нинди билгеләре булырга тиешлегенә портрет булдырдым, соңыннан без укучылар белән әлеге модельне камилләштердек. Төп басым тренерның иҗади шәхес булуына ясалды. Без киләсе ун еллыкта тренерның һөнәри үсеш баскычына анализ ясадык. Баларның күп кенә фикерләре киләчәктә әлеге һөнәрне компьютер программасы алмаштыру турында иде. Тик машина бервакытта да кешене алмаштыра алмый …



