Казанда үзәк стадионда Россиядә җиңел атлетика буенча команда чемпионаты булып узды. ТРның җыелма хатын-кызлар командасы нәтиҗәләр буенча икенче урынны алды, Татарстаннан Мария Павлова 5925 балл җыйды.
Һәрбер команданың составында турнирда дүрт-ир-ат һәм дүрт хатын-кыз чыгыш ясады (барлыгы 96 спортсмен). Ир-атлар ярышы (100 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү, ядрә этү, биеклеккә сикерү, 400 метрга йөгерү, 110 метрга барьер белән йөгерү, диск ату, шест бклән сикерү, 1500 метрга йөгерү), хатын-кызлар ярышы (100 метрга барьер йөгерү, биеклеккә сикерү, ядрә этү, 200 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү, 800 метрга йөгерү).
Академиядән ир-атлар командасы составында Сергей Брайнин. Чемпионатның беренче көнендә ул биш төр буенча катнашты, тик травма алу сәбәпле чыгышын икенче көн дәвам итәчәк. Моннан тыш, чемпионатта спорт хөкемдарлары булып циклик спорт төрләре кафедрасыннан Сергей Боровик, Марат Гибадуллин һәм Дмитрий Мостяков катнашты. Барлыгы алар белән академиядә 10 студент стартны бәяләде.
Фото: dspkazan.com



