Беренче тапкыр Казанда 13 - 26 нчы августта Идел буе спорт һәм туризм академиясендә спорт менеджменты һәм спорт икътисады буенча җәйге мәктәп эшләячәк. Проект академия белән Фридрих Шиллер исемендәге Университет (Йен, Германия) белән бергә төзелгән. Белем бирү прораммасында катнашучылар 30 кеше, алар арасында Россия регионнары, шулай ук Италия, Германия һәм Әзербайҗаннан студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм 35 яшькә чаклы яшь галим бар.
Лекцияләрнең ирекле форматын (инглиз телен белмәүчеләргә синхрон тәрҗемә итү каралган) алман укытучылары бирәчәк. Әлеге чарада Фридрих Шиллер исемендәге университетның спорт икътисады кафедрасы җитәкчесе, профессор Франк Дауманн, "Professional Services" кафедрасыннан профессор Кристоф Раше, Гейдельбергск университетыннан “Master of Sport Management” җитәкчесе («Спорт менеджменты магистратурасы»), профессор Маркус Бройер чыгыш ясый.
Төп тематик юнәлешләр: спорт өлкәсендә менеджмент һәм маркетинг нигезләре, стратегик идарә итү, спорт чаралары оештыру, спортта спонсорлык, маркетинг, иктисад һәм башкалар. теоретик лекцияләр һәм гамәли меминаолардан тыш, төрледән төрле кейс һәм проектлар, спорт оешмалары белән экскурсия-очрашулар узачак. Мәктәпнең вәкилләре вуз академяи инфраструктурасы белән таныша, аның биналарында сәяхәт итәчәк. Программаның кунаклары Красноярсктан кышкы Универсиада-2019 оештыру комитеты вәкилләре.
Җәйге мәктәпнең башкарма директоры, академиянең менеджмент, рекреация һәм спорт-сәламәтләндерү туризмы кафедрасы доценты Гөлназ Агеева сөйләп узганча, спорт менеджменты һәм маркетинг буенча уздырылган ике атналык укулар дәвамында һөнәри белгечлекне үстереп була.
- Ике ел элек шәхсән мин үзем Екатеринбургта оештырылган мәктәптә укыдым, - дип сөйли Гөлназ Агеева. - Әлеге спорт мәктәбе ярдәмендә теория һәм практиканы бәйләп була. Монда менеджмент һәм спорт икътисада мәсьәләләрен чишәргә өйрәтәләр. Мәктәптә укулар тәмамлангач, халыкара укулар таныклыгы бирелә, бу исә студентларга укып бетергәч эшкә урнашу мөмкинлеген бирәчәк.



