Хөрмәтле коллегалар!
Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме уңаеннан Бөтенрәсәй физик тәрбиячеләр бәйрәме белән тәбрикләүне кабул итегез!
Әлеге бәйрәм актив, сәламәт яшәү рәвеше, физик тәрбия белән шөгыльләнүче, спорт яратучылар өчен.
Яхшы физик хәзерлек, позитив фикерләү, сәламәт яшәү рәвеше – сәламәт буын, яңа җиңүләрнең нигезе.
Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, рухи көч, зур җиңүләргә ихтыяр көче һәм яңа үрләргә ирешүне телим!



