Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар!
Россия Федерациясе спорт Министрлыгы исеменнән физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, спортсменнар, тренерлар, спорт ветераннары һәм барлык спорт яратучыларны һөнәри бәйрәм – Физик тәрбиячеләр көне белән котлыйм!
Быел безнең илдә физик тәрбия өлкәсендә федераль (дәүләт ) һәм территориаль органнар оешуга 95-ел.
Безне бер максат – физик хәзерлекле буын тәрбияләү берләштерә. Физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнарның саны арту дәүләт сәясәтенең бер приоритететы булып тора. 2024 нче елга без әлеге күрсәткечне илдә яшәүчеләрнең гомуми саныннан 55%ка җиткерергә тиешбез.
Әлеге мәсьәләне чишүдә халыкара аренада чыгыш ясап, җиңүләр яулаучы спортсменнар зур өлеш кертә. 2018 нче ел Корея Республикеасында XXIII Олимпия һәм XII Паралимпия кышкы уеннарда Россия атлетларының куйган ихтыяр көче бөтен дөньядагы җанатарларның күңелен яулады. Ихтыяр көчен җыелма Россия командасы футбол буенча узган дөнья чемпионатында күрсәтте.
Без беренчеләрдән Россиялә төп футбол турнирын кабул иттек, Чемпионатны оештыруда әур эш башкардык, аның мирасы уздырылачак ярышлар, киләчәк буын спортсменары һәм физик тәрбиячеләр өчен хезмәт итәчәк.
Чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, Россия бөек спорт державасы статусын саклый!
Физик тәрбиячеләр көне белән тәбриклим!



