Идел буе академиясе студентлары Тимур Киямов белән Александр Боборыкин теннис турниры «Tatarstan Open-2018»да 15 мең доллар приз фонды белән җиңү яулады. Әлеге ярышлар нон-стоп режимда августта теннис академиясе һәм пляж спорты төрләре объектларында уздырыла.

«Tatarstan Open-2018» 27 нче июльдә  квалификацион матчлар белән старт алды һәм 7 нче августта төгәлләнде. Киямов һәм Боборыкиннан тыш турнирларда академия студентлары Гөлнара Назарова, Анастасия Чикалкина, Никита Валенцев һәм Сергей Болотов катнашты. Гөлнара Назарова Кузнецова Александра белән парда ярымфиналга уздылар. Монда алар Мария Крупенина белән Анастасия Тихоновага оттырдылар. Чикалкина, Валенцев һәм Болотов турнирда беренче сеткада ярышларын тәмамлады.

Тимур Киямов белән Александр Боборыкин турнир финалында Михаил Фуфыгин һәм Денис Мацусевичны узды. Әлеге ярыш вакыты 1 сәгать 41 минут 6:7(5), 6:1, 10:5 исәбе белән.

Tatarstan Open-2018 тәмамлану белән, теннис Академиясендә янә бер турнир «Kazan Kremlin Cup 2018» башланып китте – академия студентлары: Никита Валенцев, Тимур Киямов, Александр Боборыкин, Анастасия Чикалкина, Сергей Болотов һәм Гөлнара Назарова кортка чыкты. Кызганычка каршы, Чикалкина квалификацион ситоны уза алмады. Киямов белән Боборыкин Николай Ковалева һәм Никита Валенцев тандемын җиңде. Киямов беренче әйләнештән Евгений Тюрневка 4:6, 6:7 исәбенә оттырып уеннан төшеп калды. Боборыкин Дмитрий Воронинны – 6:3, 6:1 исәбенә җиңү яулады.

 «Kazan Kremlin Cup 2018» турнирында Сергей Болотов Алексей Барышевны (4:6, 3:6) җиңде һәм и Никита Валенцев Александр Журбинга(6:7, 3:6) исәбендә оттырды.

Академия кортында турнирлар сериясен 13 яшькә кадәрле спортсменнар арасында җәйге Татарстан беренчелеге ярышлары дәвам итә. 17 нче августта $50 000 приз фонды белән «Kazan World Grand Prix» турниры башланып китә. Дәрәҗә буенча әлеге турнир дөнья чемпионатына азга гына калыша.