3 нче августта Глазго һәм Эдинбургта (Шотландия) су спорты буенча Европа чемпионаты старт алды. Идел буе академиясе данын турнирда квартет - йөзүчеләр Григорий Тарасевич, Никита Королев, Кирилл Беляев һәм суга биеклектән сикерүче Никита Шлейхер яклый. Кызганычка каршы, чемпионатта врач кушуы буенча магистрант Александр Красных катнаша алмый.
Глазго ярышында академия студентлары берничә стартта чыгыш ясый. Григорий Тарасевич 100 метр дистанциядә аркада йөзә. Григорий өченче нәтиҗәне күрсәтте, ә Евгений Рылов белән Климент Колесников дистанцияне тиз арада уздылар. Бүген Тарасевич Россия командасы составында микст-эстафетада 4Х100 (катнаш йөзү) уңышлы чыгыш ясады. Григорий 100-метр араны 53.22 вакыт белән беренче старт алды. Бүген кич белән эстафета финалы, ә иртәгә Тарасевич пркада 200 метр йөзәчәк.
«Академик» Никита Королев 50 метр дистанциядә баттерфляй ике тапкыр стартка чыкты. Ярышта украин Сергей Швецовны оттырды һәм кичке ярымфиналга узмады. 8 нче августта Королев 100 метр баттерфляй дистанциядә ярыша.
Ярышларда суга сикерү буенча Никита Шлейхер медаль өчен әле чыгыш ясамады. Ул программаның дүрт төрендә һәм 3-метрлы биеклектән микстта, 10-метрлыдан (индивидуаль һәм микста) чыгыш ясый.
Ә 3-курс студенты Кирилл Беляев ачык суда йөзәчәк. Ярышлар 8 -12 нче августта була. Ярышларның уздырылу урыны Каледония -Лох-Ломонд күлендә урнашкан.



