Идел буе спорт һәм туризм академиясе стритбол буенча турнирда җиденче урынны яулады. Әлеге турнир Европа студентлар уены кысаларында Португалия шәһәре Коимбрада узхдырыла. Академиянең дебюты академия тренеры исәпләвенчә уңышлы.  

Португалиягә академия составында Диана Попова, Камилла Тетеркина, Алина Новикова һәм Наталья Макушина китте. Безнең кызлар академия һәм Татарстан данын Россия чемпионатында җиңү яулап яклаячак.

Старт матчта академиянең җыелма командасы 13:8 исәптә Изге Иштвана Университеты (Дьере, Венгрия) уенчыларын (19:7) исәбенә җиңде. Соңгы матчта Авейрусск университеты белән ярыштылар (7:10). Чирек финалда безнең студенткалар Люблянск университет уенчылары белән уенда ике баллл исәбеннән азрак артка калды. Нәтиҗәдә, ярымфиналга узып булмады. Матчта 7-8 урынны җыелма  Порто университеты (21:11) белән уеннан соң алдылар.

Әйтергә кирәк, Идел буе академиясе өчен әлеге уен уңышлы узды, чөнки әлеге төр уен торенер һәм баскетбол уенчылары өчен профильгә ия түгел.

- Бу икенче спорт төре, - дип сөйли Наталья Кулешова. - Әлеге төр физик хәзерлекне күбрәк таләп итә. Сезон апрельдә тәмамланып, ике ай күнекмәләр алдык. Кызларның читкә андый ярышларда катнашканы булмады. Беренче матч азрак курку белән киеренке узды. 17 нче июльдә безнеңэ өч уен булды. Алыштыруларсыз уйнадык. Ә көндәшләр исә тулаем уенга хәзерлек белән килгән. Португалиягә бары яхшылар гына җыелган. Беренчедән без физик хәзерлек буенча оттырдык!