Идел буе академиясенең гимнастика һәм көрәш теория һәм методика кафедрасы доценты Лилия Коновалова һәр ел саен уздырыла торган электрон укыту-методик комплексны ясау буенча җиңүче булды. Аның курсы «Физик тәрбия һәм спорттаның заманча мәсьәләләре» иң яхшы дип танылды. Икенче җиңүне Лилия Коновалова «Спорт профиле дисциплинасы буенча иң яхшы электрон укыту-методик комплекс» номинациясе буенча алды.
Жюри тарафыннан чит телләр кафедрасыннан Валерия Теганюк (2 нче урын, курс «Спорт волонтерлары өчен инглиз теле»), социаль-икътисади дисциплиналар кафедрасынан - Айгюль Хурамшина (3 нче урын, курс «Персонал белән идарә итүдә документацион тәэминат») белән Юлия Пайгунова (4 нче урын, курс «Психологик практикум») һәм спорт уеннары теория һәм методикасы кафедрасыннан Екатерина Невмержицкая (5 нче урын, курс сайлап алган спорт төре буенча теория һәм методика: волейбол).
«Минем әлеге конкурста беренче дебют 2015 нче елда буллды. Анда мин иң яхшы ун катнашучы арасында бишенче калдым, - дип сөйли Лилия Коновалова. – Беренче ел эшләдем, электрон инструментлар турында күзаллаулар юк. Ул вакытта ук бишенче урын минем өчен югары иде. Бу хзерләнүдә мин барлык нюансларны карадым. Һәр ел саен курсларымны карыйм, яңа уку елына хәзерлим. Алар минем хәзер 13. Аларның һәрберсе студент һәм магистрантлар өчен фән үзләштерү чыганагы булып тора, шул исәптән күп кенә сәбәпләр аркасында дәрес калдыручы студентлар өчен дә файдалы». Шуңа да лекцияләр һәм әдәбият исемлегенә өстәлмә итеп мин электрон мәкаләләр һәм әсбаплап комплексын куям. Җиңүче курс – бигрәк тә аермалы. Дисциплина, гомумән алганда, теоретик, аның 33 компетенциясе бар, шуннан 28ен магистрлар ике ел дәвамында фән итеп үзләштерә! Курс өчен билгеләнгән сәгатьләр санын исәптә тотып, үзлектән үзләштерелә торган дәресләрне дә калдыру һич ярамый».
Конкурста җиңү – 10 мең сум. Лилия Коновалова бу очракта, акчаны төп мотиватор дип санамый.
«Конкурс конкурент мөхитен тудыра, укытучылар өчен бик тә әһәмиятле, - дип дәвам итә Лилия Александровна. – Күп кенә укытучылар үзләре үк спортсменнар, димәк аларда көндәшлек, азарт бар. Моннан тыш, конкурс коллегалар белән тәҗрибә уртаклашырга, көчле һәм кимчелекле якларны күрергә, белем бирүнең гамәли мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә. Син үзең үк алар хозурына материалны тапшырасың, аларныкына да бәяләмә бирәсең. Яңа ачышлар белән бүлешү башлана! Мин шәхсән минем коллегамның эшендә үзем өчен файдалы һәм кызыклы опцияне күрдем, киләчәктә аны үзләштереп куллануга күчәчәкмен».



