Ишкәк ишү буенча Мюнхенда уздырылган Европа чемпионатыннан  ветеран-ишкәкчеләр медальләр белән Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов һәм Идел буе академиясе ректорына рәхмәт хатлары алып кайттылар. Мюнхенга барган командада ТР Сәүдә-җитештерү палатасыннан Шамил Агеев катнашты. Россия данын өч шәһәр яклады – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан. «Без 60 яшькә чаклы ишкәкчеләр арасында катнашабыз, - дип ассызыклый Шамил Агеев. – Ярышларның җиңүчеләре безнең  олимпиец 1976 елгы Александр Плюшкин, «көмеш» җиңүгә Казан командасы, «бронза»га – сигезле состав ия. Ярышлар практикасын без эш белән чиратлаштырдык, төрле илләрнең бизнес вәкилләре белән очрашулар узды. Ишкәк ишү спорты чит илдә аерым популярлык казана».

Ишкәк ишү мәктәбенең гореф-гадәтләрен академия студентлары да дәвам итә.     Бүгенге көндә Ишкәк ишү үзәгендә IV җәйге Спартакиадада 2018 нче елда финал ярышлар старт алды. Әлеге чарада Россиянең 10 регионынна 190 спортсмен катнаша. ТР җыелма команда составында 21 «академия» укучысы көч сынаша.

Бизнес-онлай газетасы мәгълүматлары буенча