Иртәгә Идел буе академиясенең пляж спорт төрләре җирлегендә гандбол буенча 8-нче дөнья чемпионаты уза. Ярышларның ачылышы 18.30да. Уеннар 24 - 29 нче июльдә уза. Керү ирекле.
Казан турнирында 16 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар җыелма командасы катнаша. Аларның составында кортка 550 спортсмен чыгачак. Иң элек финал стадиядә 12 команда чыгыш ясады.
Гандбол буенча дөня чемпионаты Халыкара федерация тарафыннан һәр ике ел саен уздырыла. Беренче турнир 2004 нче елда Эль-Гунеда (Мисыр) уза һәм Россия җыелма хатын-кызлар командасы җиңүе белән төгәлләнде. Безнең ир-атлар командасы Эль-Гунеда бронза медальләр алды.
Казанда гандбол буенча ярышлар беренче тапкыр гына узмый. Начиная с 2014 нче елдан алып гандбол турниры «Пляж» фестиваленең спорт программасы төренә керә. 2017 нче елда III Бөтенрәсәй пляж уеннары узды.
Дөнья чемпионаты формуласы буенча, турнир төркем этаптан башлана. Ир-атлар турнирында көндәшләр D төркемендә Бразилиядән, АКШ һәм Швеция командалары. Хатын-кызлар турнирында С төркемендә Бразилия, Таиланд һәм Америка чыгыш ясый.
.



