Казанда узган футбол буенча дөнья чемпионатында волонтерлар кичәсе узды. Төп шәһәр мәйданында FIFA Fan Fest җанатарлар һәм волонтерлар командасы нәтиҗәләр ясау өчен җыелды. Чемпиионатны уздыруда 2340 кеше катнашты. Алар арасында Идел буе академиясеннән 190 студент.

Академиянең хезмәткәрләре һәм студентларының чемпионатта керткән өлеше югары бәяләнде. Волонтерлык программасын тормышка ашыруда рәхмәт хатын академия ректоры Йосып Якубовка сәхнәдән  вице-премьер Ләйлә Фазлеева тапшырды. Студентлар арасында Оештыру комитеты тарафыннан билгеләнелгән укучылар сервис һәм туризм факультеты магистранты Карина Галеева аэропортта кунакларны каршы алу, ә бакалавриат студенткасы Мария Воробьева "Казан Арена" стадионында волонтерларның тим-лидеры булды. Аларның икесенә дә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.