Бүген Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты старт алды. Ярышлар 19 - 22 июльдә Казанның үзәк стадионында уза. Анда илнең 76 регионыннан 1000 спортсмен катнаша. 38 комплект медаль уйнатыла.

Ярышларның катнашучылары исемлегендә академиянең магистратурасын тәмамлаган Артем Арасланов бар, ул 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә чыгыш ясый. Чемпионатның хөкемдарлар корпусын академия укытучылары тәшкил итә. Алар арасында циклик спорт төрләре кафедрасы җитәкчесе Сергей Павлов, академия тренеры Сергей Боровик, шулай ук укытучылардан Дмитрий Мостяков, Ринат Валиуллин, Тимур Хафизов һәм Марат Ибатуллин бар.

Әйтергә кирәк, Казан Россия чемпионатын өченче тапкыр кабул итә. Элегрәк стартлар 2008 һәм 2014 нче елларда булды. Әлеге чемпионат спортсменнар өчен Берлинда 7- 12 нче августа узачак Европа чемпионаты алдыннан көч сынау булачак.