Француз җыелма командасы – Париж туклану Академиясенә нигез салучы  Бенедикт Ле Панс (www.methode-le-panse.com), физиология докторы һәм «Туклану балансын җайга салу» китабы авторы Бенедикт Ле Панс. Ул исә Идел буе академиясенең  партнеры, быел академия базасында узган ике фәнни-гамәли конференциядә катнашучы.

Бенедикт Ле Пансның китабы футболистлар арасында популярлык казана, дөрес итеп тукланырга, җиңәргә өйрәтә:

- Французлар авырлык проблемалары белән борчылмыйлар, тәмле итеп ашарга алай да яраталар.

- Безнең илдә тулы гәүдәле кешеләрне очратырга була. Сез хаклы: французлар, шул исәптән спортсменнар да тәмле итеп ашарга яраталар! Турнирга хәзерләнәбез икән, туклануга да игътибар итә башлыйбыз, ә турнирлардан соң янә гадәтләр кире кайта! (көлә)

- Россиядә күп футбол уенчылары озын яллардан авырлык җыеп киләләр

- Минем клиентлар арасында футбол уенчылары күп. Без төп игътибарны туклануга юнәлтәбез. Дөрес баланс табу, спортсмен дөрес тукланып нәтиҗәләрне яхшырта.

- Димәк, бөтен нәрсәне дә ашарга кирәк, тик аерым бер билгеләнгән вакытта.

- Әйе, аерым төр азыкны билгеләнгән бер вакытта яхшы үзләштерелсен өчен дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Ешрак ашаган саен, авырлык та тиз кими.

- Сезнең китап популярлык казанамы?

- Әйе, хәзер максатым Россиядә китапны нәшер итү.

- Кешеләр сезгә рәхмәт әйтәме?

- Әйе, була андый хәлләр. Мин Франциянең экс-президенты Франсуа Олланд белән бергә эшләдем. Безнең уртак мәсьәлә: авырлыкны киметү, шикәрне куллану һәм аның организмда дөрес эшкәртелүе.

- Сез махсус җиһазларны кулланасыз?

- Әлбәттә. Бар да ситуациядән тора. Лаборатория һәм минем офиста кирәкле приборлар бар, алар мәсьәләне чишәргә булыша. Метаболизм үзенчәлекләрен өйрәнеп, матдәләр алмашын яхшырта торган продуктларны кулланырга тәкдим итәм.

- Ябыгырга нинди яшьтә дә буламы?

- Әйе. Минем янга 50-яшьлекләр килә. Минемчә, бу яшьтә бу нормаль күренеш. Мин әйтәм, алар күбрәк эшли һәм ашый, ә хәрәкәт юк. Төп максат –метаболизмны яхшырту.

- Сез нинди киңәш бирә аласыз?

- Берничә тапкыр ашагыз. Ашау тормыш мәгнәсенә әйләнергә тиеш түгел. Ашагыз, хәрәкәтләнегез, нәтиҗәләргә ирешегез.

- Нигә сез Идел буе спорт академиясенең партнеры булдыгыз?

Монда бик күп фәнни конференцияләр уза, алар яхшы һәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Башкару дисциплинасы сездә югары дәрәҗәдә! Моннан тыш, мин Россияне яратам. Бездәге методика сезнең илдә дә популярлык азваныр дип уйлыйм. Россиядә талантлы спортсменнар күп. Мин үзем пауэрлифтинг белән шөгыльләнәм һәм туклану спортта әһәмиятле  һәм җитди импульс булып тора.