Белгородта Бөтенрәсәй җәйге Универсиаданың финал турниры тәмамланды. Идел буе академиясе ир-атлар  командасы 16 студент коллективы арасында иң көчле булып танылды. Финалда Татарстан командасы төп тренер Владимир Самбуков җитәкчелегендә Белгород дәүләт университеты командасын - 3:0 исәбенә җиңде. Әлеге уңыш «академия» өчен 2014 һәм 2016 ел Универсиададан соң җиңү.