Мәскәүдә «Крылатск» ишкәк ишү каналында Россия чемпионаты узды. Ишкәк ишү федераль спорт-күнекмәләр үзәге директоры Альберт Каримов сөйләвенчә, Татарстан данын яклаучы академия студентлары ярышта аерылып торды. Барлыгы 11 катнашучы чемпионатта җиңүче һәм призер булды. Барлыгы алар 17 медаль яулады. Шуларның алтысы алтын!
«Алтын» җиңүгә: Кира Ювченко, Алина Завитневич, Анастасия Лебедева һәм Полина Смоленская лаек булды.
Икенче урында Илья Иванов, Екатерина Костюхина (Козленко) һәм Дарьи Клетенкова, Полина Смоленская белән Елизавета Старостина.
«Бронза» җиңүне Илья Иванов, Георгий Семчиков белән Антон Куранов, шулай ук Полина Мухорчева, Дарья Клетенкова һәм Регина Куранова, Елизавета Старостина яулады.



