Бүген Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Яшләрне котлау сүзе белән Дамир Фаттахов мөрәҗәгат итте. Республика Президенты Рөстәм Миннихановның 22 июньнән боерыгы белән ул ТРның яшьләр эшләре буенча министр итеп билгеләнде. Министр үз мөрәҗәгатендә: «Хөрмәтле дуслар, Татарстан яшьләре! Чын күңелдән сезне яшьләр көне белән котлыйм! Ачык, энергияле, инициатив, һәм сәләтле – сез республикабфызның киләчәге. Сез яңа трнендлар ачасыз һәм яңа мөмкинлекләр булдырасыз. Бар да сездән башлана. Сезнең аркада Татарстан һәрвакыт якты, актуаль һәм заманча. Без сезнең белән. Үзегезнең юлыгызны табарга, туган республикада чын-чынлап бәхетле булсын өчен һәрвакытта да сезгә булышырбыз. Батыр булыгыз, тормыштан тәм табып яшәгез! Сезгә рухи байлык, сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет телибез!»



