Идел буе академиясе студенткасы Камилла Хусаинова Төркия Кемер шәһәрендә узган Miss Aura International матурлык конкурсында җиңү яулады. Камилла, булачак спорт менеджеры һәм нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат Академия Миссы-2017 һәмТатарстан-Миссы 2018 булды.
Камилла үзенең конкурстан алган кичерешләре турында сөйләде:
- Иң элек мине «Россия Миссы 2018» конкурсына чакырдылар, мин ТОП-50гә үттем аннан «Miss Aura International-2018» конкурсына. Бу конкурста төрле илләрдән 28 кыз катнашты: Украина, Белоруссия, Чехиия Англия, Италия, Франция, Албания һәм башкалар. Россия данын мин һәм Виолетта Милованова яклады. Конкурс программасы бик тулы, көн саен репетицияләр. Миңа ике экскурсия ошады: катерда йөрү һәм Каппадокиюга сәяхәт һәм андагы һава шарларын күрү. Конкурс бер сулыштан узды. Төп таҗны кию минем өчен көтелмәгән һәм сөенечле булды.
Фото: picbear.onlin



