Бүген Смоленскта физик тәрбия вузлары фестивале бара – бу югары уку йортлары өчен төп старт. Смоленскка Казаннан 15 кешелек команда юнәлде. Академия делегациясе белән академиядә спорт эшчәнлеге буенча җаваплы Александр Черняев җитәкли.
Узган елны академия нәтиҗәләр буенча бишенче булды. Тренер, гимнастика һәм көрәш теориясе һәм методика кафедрасы доценты Любов Ботова сөйләвенчә, безнең команда беренче урын өчен фаворит булып тора. Җиңүче исеменә лаек булу команда вәкилләренә: «Спорт күнекмәләре», «Һөнәри күнекмәләр имтиханы» (бүрәнәдән йөгерү, ату, ядрә ату, озынлыкка сикерү), «Олимпия мирасы» (спортны белүгә тест конкурсы), «2018 нче ел футбол Чемпионатына хит-парад. Россиягә рәхим итегез» һәм «Яшьләрнең фәнни иҗаты» (фәнни докладлар конкуры). Спорт конкурсларында 3 малай һәм 3 кыз ярыша (нәтиҗәләр аерым һәм гомуми команда хисабында кушыла), тест конкурсы – 7 кешелек команда, хит-парадта спорт-театральләшкән номер, видеороликта 8 кеше, фәнни докладны Анастасия Халина укый.
Смоленскта җыелма академия командасы түбәндәге составта: Александра Крюкова, Алена Самарина, Регина Мельникова, Алмаз Шарафутдинов, Александр Ситников, Венер Зайцев, Дмитрий Сильков, Виктория Шмидт, Ирина Яшина, Екатерина Платошкина, Мария Сафонова, Сергей Шайхутдинов, Айдар Низамиев, Евгения Меньшикова һәм Анастасия Халина.
Бүген, 17 нче майда өч төр программа буенча ярышлар уза: «Һөнәри күнекмәләр имтиханы», «Спорт совершенствование» һәм спорт хит-парады.
Икенче көн, 18 май программасында докладлар конкурсы «Фәнни иҗат» һәм «Һөнәри күнекмәләр имтиханы».
19 нчы майда спорт конкурсы «Һөнәри күнекмәләр имтиханы» буенча җиңүчеләрне билгелиләр.



