Идел буе академиясендә ике муниципаль район белән очрашу узды. Кунакта  Бөгелмә һәм Арча районнарыннан булдылар. Көн үзәгендәге муниципаль җитәкчеләр һәм студентлар күтәргән проблема эшкә урнашу программасы. Эшкә урнашу – җиңел булмаган процесс, шуңа да диалог тет-а-тет – вузның эффектив күрсәткече генә түгел, яшь белгечнең профессиональ урыны иртәге көн билгеле бер тармакка бәйләнгән.

Бөгелмә башкарма комитеты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм җитәкчесе Илдар Тахиятуллин яшермәде, ул академиягә яшь белгечләр артыннан килгән. Гайдар исемендәге яшьләр үзәгенең экс-директоры  килгән студентлар белән очрашты. Бөгелмәдән вузның өч факультетыннан да студент бар. «Безгә яшь кадрлар кирәк», - дип сөйли район вәкиле, – «без академиянең мөмкинчелекләрен беләбез һәм чыгарылыш студентларын да физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә эшкә урнаштырачакбыз». Студент бакалавр, көрәшче Рамил Алтынбаев быел укып бетереп, шәһәр гимназияләренең берсендә физик тәрбия укытучысы булып эшләячәк. Спорт биналарына хоккей, футбол һәм йөзү белән шөгыльләнүче тренерлар кирәк. Адаптив физик тәрбия өчен дә тренерлар бик кирәк, бар уңайлыклар да тудырылган. Тахиятуллин киләчәктәге планнар белән дә уртаклашты. Бөгелмәнең үрнәк алыр кешесе бар, Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионы, йөзүче Александр Красных. Бөгелмә мэры Линар Закиров 2016 нчы елдан җитәкләп, атлетика Федерациясенең җитәкчесе буларак спорт үсешенә игътибар бирә. Сервис һәм туризм факултетының ике студенты җәйге практикага Бөгелмәгә кайтачак.

Арча районы администрациясе урынбасары Рамил Гарифзянов хоккей һәм йөзү буенча мәктәпләр җитәкчелеге белән очрашты. Ул социаль сораулар буенча да әңгәмә алып барды. «Әгәр дә без тренерда потенциал күрәбез икән, ярдәм итә башлыйбыз, - дип сөйли район башлыгы урынбасары . – Бүгенге көндә Арчада тренерлар җитми, күбесе Казанга китеп эшли. Муниципаль бюджет ярышларга җибәрүне, транспорт белән тәэмин итүне үз өстенә ала,. Кабул итү комиссиясенең җаваплыс сәркатибе Равил Набиуллин да тумышы белән әлеге районнан. Ул үз чиратында районда спорт-сәламәтләндерү  туризмына игтибар итәргә өндәде. Габдулла Тукайның туган җире, «Кырлай» комплексы веломаршрут һәм туризм төркемнәрен үз эченә ала.

Идел буе академиясенең белем бирү менеджменты алдынгы белгече   Виктория Вареник билгеләвенчә, район вәкилләре академиядә укучы студентлар белән бик теләп күрешә.  Бу файдалы тәҗрибә яшь белгечләр белән генә очрашу түгел, киләчәк мәсьәләләрен хәл итү, район үсеше өчен  белгечләр җыю.