Татарстан «Пирамида»да Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов катнашуында VIII студентлар Конгрессы булып узды һәм ул үзенең сәламләү сүзендә стратегия-2030да иң төп байлык кешелек капиталы дип билгеләде. Шуңа да безнең белем, күнекмәләр, лидерлык сыйфатлар Татарстан Республикасына лидер булырга булыша. Яшьләрнең Россия Союзы председателе Павел Красноруцкий Татарстан студентлар Лигасы – Россия программа һәм проектларның  ышанычлы  партнеры.

Республика яшьләр оешмасы өч ел дәвамында Татарстанның 30 ссуз һәм  вузын җыйды. 2018 нче елда әлеге оешмага 22 ел була һәм аның киләчәккә планнары да зурдан дип билгели аныд президенты Элькин Искендеров.  Конгресс делегатлары булып академиядән 20 студент санала. Президиумга  вуз аспиранткасы, «Ел студенты» конкурсы Гран-при иясе Диләрә Баширова чакырылды.

Татар телендә Диләрә Конгресс делегатларына уңыш сере турында сөйләде.  Татарстан – мөмкинлекләр республикасы, шуларның берсе «Ел студенты» премиясе. «Әлеге уңышлы студентлар проекты 13 еллык тарихы белән сзәләтле яшләрне үстерә, - дип сөйли сказала Диләрә. – Әлеге премия шәхси һәм һөнәри үсештә баскыч булып тора. Спорт менеджеры белгечлеген алып, мин үземнең белем алуны чит илдә дәвам итәчәкмен һәм академиягә кайтып эшләячәксмен дип белдерде ул. Ә студентларга исә Диләрә Баширова максатка барырга, үзеңнең мөмкинлекләреңне үстерергә кушты. «Үзеңнең көчеңә ышану – 90% нәтиҗә!», - диде ул.

Чараның азагында мактау грамоталары белән студентлар проектлары үсешенә өлеш керткән академия укучылары Дания Нигматуллина, Алинә Мишкина, Илья Шибаев һәм Илья Смирнов бүләкләнде.