Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов Россиянең чаңгы спорты федерациясе президенты Елена Вяльбега, «ТР Динамо» председателе Әсгат Сафаров, чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фардиев, Академия ректоры Йосып Якубов, тренер Владимир Махалов, һәм спортсмен Андрей Ларьковка котлау телеграммалары җибәрде.
Пхёнчханда узган Олимпиадада ир-атлар чаңгы ярышы эстафетасында катнашкан көмеш медаль яулаган спортсменарны чын күңелдән котлыйсы килә. Рәхмәт чаңгычыларга чын нәтиҗә күрсәткән өчен, югары профессионализмга ирешеп халык горурлыгы исеменә лаек булган өчен.
Татарстанлылыр шуңа шат, җиңүчеләр арасында безнең җирле кеше - Андрей Ларьков. Республика халкы исемменнән шәхсән Андрейга, аның беренче тренеры Владимир Александрович Махаловка һәм әлеге җиңүгә өлеш керткәннәргә рәхмәт әйтеп, яңа үрләр яулауларын теләп калам.



