Бүген Казан Кремлендә студент һәм аспирантларга Татарстан Президенты махсус стипендияләр тапшырды. Шуларның берсе физик тәрбия факультеты студенты Екатерина Иванова. Ул анатомии и физиология буенча фәнни мәкаләләр язган.
– Әлеге мактаулы бүләкне миңа нәтиҗәләр өчен, фәнни конференцияләрдә яулаган җиңүләр өчен бирделәр, - дип сөйли Екатерина. – 2015 нче елда Казан мэры стипендиясен, аннан фәнни конференциядә Гран-при алдым. Лобачевск исемендәге конкурска эшләремне җибәрдем. Моннан тыш, минем мәкаләләр Россия һәм халыкара фәнни журналларда кабул ителде, шул исәптән академиянең «Фән һәм спорт: заманча тенденцияләр» басмасында.



