Көньяк Корея Олимпия уеннары бүген башланып китте, анда Татарстан Республикасының 5 спортсмены чыгыш ясый. Болар фигуристка Евгения Тарасова, сноубордистлар Владислав Хадарин белән Милена Быкова, шулай ук чаңгычылар Анна Нечаевская белән академиянең чыгарылыш укучысы, спорт мастеры Андрей Ларьков. Ларьковның чыгышлары: 11 нче февраль скиатлонда, 13 нче февраль спринт, 16 нчы февраль 15 км индивидуаль ярыш, 18 нче февральдә эстафета (4х10км), 21 нче февральдә команда спринты һәм 24 нче февральдә 50-километр дистанциядә ярыш көтелә.

Идел буе академия студенты, биатлонистка Ульяна Кайшева Россиянең җыелма олимпия атлетлары составында. Ул стартка 10 нчы февральдә (спринт) чыга. Дисциплина нәтиҗәләре буенча, топ-60 катнашучы 12 нче февральдә, 14 нче февральдә хатын-кызларның индивидуаль ярыш, ә 17 нче февральдә топ-15 өчен дөнья Кубогы масс-старт уза. 20 нче февральдә катнаш эстафета булачак.

Пхёнчханда Олимпия уеннары катнашучылары арасында хоккеистлар Динар Хафизуллин, Лиана Ганеева, Фәнүзә Кадирова һәм Ольга Сосина, шулай ук Руслан Самитов (бобслей) бар.