Идел буе академиясенең дүрт студенты республика проекты «Кадрлар резервы»нда финалист булды. Болар сервис һәм туризм факультетыннан Данил Смирнов, Дания Нигматуллина, Алсу Гильмутдинова һәм физик тәрбя  факультетыннан, спортменеджер Наталья Благова. Акция һәм актуаль темалар – конкурс максаты.

Беренче курс студенты Наталья Благова «Сайлауларда яшьләр» темасына №151 мәктәптә ачык дәрес үткәрде. «Һәрбер кешенең үзенең киләчәге өчен сайлау хокукы бар», – дип сөйли Наталья Благова. - «Кадрлар резервы» җәмгыять һәм катнашучылар өчен файдалы».

Белешмәләр өчен: республика проекты «Кадрлар резервы» Татарстанда  2009 нчы елдан ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла. Проект программасына команда, социаль проектлар оештыручы көндезге һәм дистанцион этаплар керә. 8 ел дәвамында проектта 12 000 кеше катнашты. 200 «резервист» Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль органнарга эшкә чакырылды, 260 кеше предприятияләрдә эшкә урнашты. 60 проект, 2320 социаль акция, 240 интерактив-белем бирү чаралары уздырылды.