13-нче тапкыр «Ел студенты» гран-прига Татарстан Республикасы аспиранткасы Диләрә Баширова лаек булды. Вузның иң яхшы чгыарылыш укучысы, Россия Президенты стипендия иясе, өстәл теннисы буенча спорт мастерына кандидат һәм фәнни конференцияләрдә җиңүче. Диләрә, «Пирамида» сәхнәсендә торып, әти-әнисенә, академия, ректор һәм профессор Фирүзә Зотовага, укытучылары Евгения һәм Владимир Бурцевларга рәхмхт әйтте. Чөнки җиңүче сөйләвенчә, алар аны зур җиңүгә китерде.

Гран-при номинациясендә 5 финалист исемен сәхнәдән ТР Дәүләт советы председателе урынбасары Татьяна Ларионова атады. Традицион статуэтка белән «Россиянең ел студенты» конкурсына юлламаны Диләрә Башировага республика программасы «Алгарыш» буенча дөньяның үзе теләгән узында белем алу хокукын һәм 30 мең премия тапшырылды.

«Беркем өчен дә сер түгел, сез республикада гына түгел, Россия өчен дә иң яхшы студентлар, – дип мөрәҗәгать итте Татьяна Ларионова, номинантларга. – Татарстанда яхшы вузлар, яхшы студентлар, яхшы укытучылар. Ә иң мөһиме – иң яхшы мөмкинлекләр, чөнки безнең республика максатлар өчн мөмкинлекләр тудыра».

Диләрә Башированың шахмат партияе формасында презентациясе жюрины таң калдырды. Биш минут дәвамында студентка үзенең спорт, фән, җәмгыять эшчәнлегендәге казанышлары турында сөйләде. «Узган конкурста катнашу тәҗрибәсе дә миңа этәргеч бирде, - дип сөйли Диләрә. – Минем көндәшләр - талантлы, максатчан, зур үрләр яулаган яшьләр. Мин һәр сорауга да эчкерсез җавап бирдем һәм җиңдем!»

Диләрә Баширова кампаниясендә 2017 ел нәтиҗәләре буенча: «Студентлар фәнни җәмгыяте» номинациясендә приз яулаган Эльвира Гумерова, Руслан Тимеркаев белән Илья Смирнов «Студентлар спорт клубы» һәм «Студентлар идарәсе органы» номинацияләрендә лауреат булдылар. Өченче дәрәҗә  диплом белән сервис һәм туризм факультеты студенткасы Алинә Мишкина үзенең студентлар идарәсендә актив эше өчен бүләкләнде.

Идел буе академиясе өчен бу стутентларның иң престижлы икенче бүләге. 2012 нче елда конкурс Гран-прига Дарья Осенкова җлаек булды. Хәзер исә ул Красноярскта Бөтендөнья кышкы Универсиада оештыру комитетында эшли һәм хәзерге көндә дә студент елларны җылылык белән искә ала: «Бу җиңү минем тормышымда зур роль уйнады. Әлеге конкурстагы җиңү көче дә әле лә минем белән! Диләрә өчен мин бик шат, мин аны котлыйм!»

Укытучылар, студентлар, хезмәткәрләр әлеге җиңүне залдан күзәттеләр һәм безнең студентларның шундый җиңүләргә баруын күреп тагын бер кат ышандылар!