Идел буе академиясенең Ишкәк ишү спорты төрләре үзәге гыйнварда илнең өч командасының күнекмә базасы булып торды. Байдарка һәм каноэда яшүсмерләр, шулай ук Россиянең ике состав академик ишкәк ишү командасы. Барлыгы 70 кеше - 15 - 23 яшькә кадәр.

Ишкәк ишү буенча җыелма Россия командасының тренеры Николай Спинев әйтүенчә, Казан ишкәк ишү базасы бар таләпләргә дә туры килә. "Узган биш ел эчендә шушы бина төзелү белән, чул спортсмен күнекмәләре урыны. Рейтинг ярышларын Ростовка күчергәннәр.

Ишкәк ишү үзәгенең өстенлеге шунда, комплекста бер урында ук спортсменнар яши һәм күнекмәлр ала. "Регата" кунакханәсе  спорт-күнектерү комплексы белән кушылып эшләнгән. Моннан тыш, "Регата" ресторанында миахсус спорт меню төзелгән.

Күнекмәләр көненә 3 тапкыр ике сәгать дәвамында була. Бу исә йөгерү,  бассейн, махсус тренажерда күнекмәләр комплексы, йөзү, чаңгыда йөрү. Вуз  автобусында  ишкәкчеләр чаңгыга Дербышки һәм Горки-Әмәт урманына бара.

"Җыелма командада да Татарстаннан спортсменнар булуын телибез", - дип сөйли тренерлар. 70 спортсмен Рәсәйнең төрле ригионнарыннан килгән, бары бер спортсмен Казаннан. "Мондый база була торып, чемпионнар тәрбияләмәү гөнаһ булыр иде", - дип билгели тренерлар. Бүген Россиянең җыелма команда составына Татарстаннан 33 спортсмен керә. Алар арасында - Артем Косов, Антон Куранов, Назар Лифшиц. Бу егетләр бер тапкыр гына чемпион булмады һәм алар татарстан һәм Рәсәй спортынынң горурлыгы.

Лира Сахапова