Минскида спорт гимнастикасы буенча халыкара ярышлар тәмамланды.
Идел буе университетының өченче курс студенты Елена Герасимова, Россия җыелма командасы составында, дүрт медаль яулый: команда беренчелегендә һәм бүрәнәдә күнегүләрдә ике алтын, шулай ук шәхси күпбәйгедә һәм ирекле күнегүләрдә ике көмеш медаль.

Елена бик тырыш һәм максатчан гимнаст, ул мотивациясен югалтмый һәм барлык ярышларда катнаша. Аның максаты – җыелма команда составына Брикс уеннарына һәм Дуслык уеннарына эләгү, ә әлегә алда Сириуста студентлар арасында Бөтенроссия ярышлары», - дип аңлатма бирде гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Любовь Ботова.

Текст: Дарья Беззубова