Казанда - "Центральный" стадионында-20 яшькә кадәрге юниорлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Ярышларда илнең 67 төбәгеннән 753 спортчы катнашты, шул исәптән Дарья Осипова, Константин Крылов һәм Александр Миронов кебек милли рекордлары булган атлетлар да.

Медальләр Комплекты җиңел атлетиканың 41 төрендә уйнатылды. Бүләкләү тантанасында спорт өлкәсенең югары дәрәҗәле вәкилләре – Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президиумы әгъзасы Ирина Привалова, Татарстан Республикасы җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Сәлихов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, шулай ук Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов катнашты.

"Казан юкка гына Россиянең спорт башкаласы булып саналмый, – дип билгеләп үтте Ирина Приавлова. - Республика югары казанышлар спортын үстерү белән бик кызыксына, һәм җиңел атлетика өстенлекле юнәлештә. Киләсе елда биредә иң зур җиңел атлетика ярышлары планлаштырыла.

Социаль челтәрләрдә безгә язылыгыз: Телеграм һәм ВК