Идел буе университеты көллиятенең беренче курс студенты Светлана Бикбулатова 2026 елда «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча Милли чемпионатында «Туризм буенча агент» компетенциясендә өченче урынны яулады. Светлана «Абилимпикс» та инде икенче ел катнаша. Беренче тапкыр үз көчен сынап карарга аңа лицейда ук тәкъдим иткәннәр-ул вакытта ул шулай ук туризм юнәлешен сайлаган. Светлана сүзләренчә, нәкъ менә чемпионатта катнашу аңа булачак һөнәрен билгеләргә ярдәм иткән дә инде. 

- Өченче урынны алуымны белгәч, бик күп хис – кичерешләр кичердем-шатлык та, соклану да, үзем һәм республикам өчен горурлык та. Әгәр мин үткәнгә кайта алсам, һичшиксез яңадан чемпионатка гариза бирер идем. «Абилимпикс " минем тормышымны үзгәртте, булачак һөнәрне сайларга ярдәм итте һәм үз-үзен үстерү мөмкинлекләрен күрсәтте!- дип уртаклашты студент кыз. Ел саен чемпионат инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уза – катнашучылар сайланган компетенцияләрдә һөнәри күнекмәләрен күрсәтәләр.

Текст: Вилдан Гыйльметдинов

Редактор: Аделина Храмова