Рәис Рөстәм Миңнеханов дәүләт мәгариф оешмалары аспирантлары, студентлары һәм курсантлары өчен махсус стипендияләр билгеләү турындагы указга кул куйды.
Иң яхшылар исемлегендә - Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының спорт институтының 3 курс студенты Алена Воложанина. Стипендияне Татарстанның уку йортларыннан барлыгы 90 укучы алачак.
Стипендия фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында югары күрсәткечләр, җиңү һәм призлы урыннар өчен билгеләнә.
Аспирантлар өчен стипендия күләме - 33 000 сум, хәрби училище курсантлары өчен - 27 000 сум һәм югары уку йортлары студентлары өчен 16 000 сум тәшкил итә.
Алена Воложанина - 2021 Ел интеллекты номинациясендә «Җиңәргә өйрән» студентлар премиясе җиңүчесе, төрле фәнни-гамәли конференцияләр җиңүчесе, төрле фәнни конкурсларда, конференцияләрдә һәм форумнарда катнашучы, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге билбау көрәше буенча төрле ярышларда җиңүче.
Безгә социаль челтәрләрдә язылыгыз: Телеграм һәм ВК



