Идел буе спорт һәм туризм университеты студенты Ривиддин Аллабердиев 8-15 нче мартта Суздальда узган каратэ буенча Россия чемпионатының бронза призеры булды. Ярышлар өч дисциплина буенча узды: чикләнгән контакт, тулы контакт һәм яклау чараларында тулы контакт. Ривожиддин дисциплина буенча өч ярыштан ике җиңү яулады.

Турнирда Россия, Куба, Камерун, Ангола, Үзбәкстан, Таҗикстан, Көньяк Осетия һәм Беларусь Республикасы спортчылары катнашты.