2022 елның 11-13 нче март көннәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге тәмамланды.
Беренчелекнең тантаналы чараларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин һәм Идел буе университетының көрәш теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Юрий Болтиков катнашты.
2022 елгы Россия беренчелегендә барлыгы 27 комплект медаль уйнатылды. Ярышларның призерлары-Россиянең 7 регионыннан вәкилләр. Өлкән яшь категориясендә беренчелектә җиңүчеләр булачак дөнья беренчелегендә Россия җыелма командасы исеменнән чыгыш ясаячак.
Фото: Россия көрәш федерациясе матбугат хезмәте



