ITF World Tennis Tour сериясенең «Tatarstan Winter Cup» халыкара турниры 17-23 нче гыйнварда Идел буе спорт университетының спорт объектында – теннис академиясендә узачак. Ярышларның приз фонды 15000 доллар тәшкил итәчәк.

Турнирга төрле ил теннисчылары катнаша, алар арасында Германия, Италия, Эстония, Беларусь Республикасы, Казахстан һәм Үзбәкстан.

Турнирда Татарстан җыелма командасы составына Спорт институтының беренче курс студенты Полина Кудерметова һәм физик культура институтын тәмамлаучылар Тимур Кыямов һәм Сергей Болотов керде.