Татарстан спортчысы Марта Мартьянова Токиода узган Олимпия уеннарында алтын медаль яулады. Хатын-кызлар арасында рапира буенча команда турниры финалында россиялеләр Франция җыелмасыннан көчлерәк булды (45: 34). Мартьянова Россия җыелма командасы составында Аделина Заһидуллинаны АКШка каршы ярымфиналда алыштырды. Финал ярышында француз кызлары Мартьянова имгәнде, әмма аңа медиклар ярдәм күрсәткәннән соң, ярышка әйләнеп кайта алды.
Фото: minsport.tatarstan.ru



