Токиодагы Олимпия уеннарында Татарстан данын Идел буе спорт университеты бадминтон уенчылары, университет аспиранты Евгения Косецкая һәм мастер-студент Сергей Сирант белән яклый.

Квалификация ике этапта башкарылды. Беренчесе 2019 елның 29 апреленнән 2020 елның 15 мартына кадәр дәвам итте, икенчесе агымдагы елның 4 гыйнварында башланып 9 майда Португалиядә халыкара турнир белән тәмамланды.

Гомумән алганда, Россия җыелма командасы биш категориянең һәрберсендә бер лицензиягә ия иде. Евгения Косецкая тупланган баллар саны буенча Олимпия командасына керде. Ир-атлар арасында Сергей Сирант Саратов өлкәсе вәкиле Владимир Мальковка оттырып, лицензия алды.

Барлыгы 172 спортчы бадминтон турнирында катнаша ала. Квалификация ярышларында 164 юллама уйнатыла, (82 ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен) тартылачак, уен хуҗаларына өстәмә ике урын биреләчәк, һәм Токиога тагын алты кеше махсус чакыру белән киләчәк.

 

Материалларга нигезләнеп https://minsport.tatarstan.ru/index.htm/news/1975215.htm