22-24 нче апрельдә Мәскәүдә узган билбау көрәше буенча Россия Кубогында Идел буе спорт академиясе студентлары һәм магистрантлары сигез медаль яулады.

Ярышларда илебезнең 23 төбәгеннән барлыгы 200 дән артык спортчы катнашты. Турнир дөнья Кубогына сайлап алу туры булды.

Турнирда өченче курс студентлары Алексей Абрамов һәм Тимур Латыйпов, шулай ук магистрант Илнар Закиров җиңүче булды. Магистратура студенты Диләрә Латыйпова исәбендә көмеш медаль.

Өченче урынны 3нче курс студентлары Дмитрий Василенко һәм Регина Нуретдинова, магистрантлар Шамил Чевик һәм Андрон Абдуллин яулады.