Идел буе спорт университеты студенты Дарья Ахмерова Мәскәүдә узган авыр атлетика буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады.

Исегезгә төшерәбез, Казахстан кызы Дарья Ахмерова 2019 елда Фиджи башкаласында, Сува шәһәрендә яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы булды. Күптән түгел ул Россия гражданлыгын алган, эчке аренада Татарстан данын яклаган. Идел буе университетында ул читтән торып уку факультетында белем ала.

87 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаучы Ахмерова Россиягә Европа чемпионатында 246 кг (ыргылып күтәрүдә + 138 кг) нәтиҗә күрсәтеп, беренче алтын медаль яулады.