Бокс буенча Бөтенрәсәй ярышларда команда зачеты буенча җиңүчеләр булып академия студентлары танылды. Турнир Россия студентлар спорт союзының беренче президенты, атказанган СССР тренеры Алексей Киселёв истәлегенә Грозный шәһәрендә узды һәм ул үз эченә Россиянең 22 регионыннан боксерларны җыйды.
Беренчеләрдән булып 16 нчы тапкыр уздырыла торган турнир тарихында җиңүчеләр өчен чемпион пояслары бирелде. Җиңүчеләр булып академия студентлары Гөлүсә Галиева (ү/кат. 51 кг.), Светлана Романова (ү/кат. 54 кг.) һәм Игорь Царегородцев (ү/кат. 49 кг) танылды.
Бронза җиңүгә Валерия Актуганова ия булды (ү/кат. 48 кг.).



