Быелдан Казанда Идел буе академиясенең уку-диагностик үзәге базасында балалар спорт мәктәпләре өчен бушлай тест уздыру башланды. Заманча технологияләр нигезендәге баланың спорт төренә яраклашуын өйрәнә, ярышларга әзерләнергә булыша. Беренчеләрдән булып тестны 14-16 яшьтәге җиңел атлетика, йөзү, чаңгы ярышлары, спорт көрәше, дзюдо һәм бокс буенча спорт мәктәпләре уза. Уку-диагностик үзәгенең эшчәнлеге белән бүген Казан мэры Илсур Метшин танышты. Казан мэры берничә бүлек һәм лабораториядә булды, шул исәптән антропология бүлегендә, анда мускуллар массасы, спортсменның гәүдә авырлыгы, озынлыгы тикшерелә, биомеханика лабораториясендә спорт күнекмәләренең дөрес итеп эшләнүе контрольдә тотыла. Биохимия лабораториясендә спортсменның күнекмәләр авырлыгы, ә  функциональ диагностика лабораториясендә организм чыдамлылыгына тест уздырыла.  

«Универсиада мирасы алдагы көн, киләчәк, балаларның сәламәтлеген кайгыртуны максат итеп куя. Без үзебезнең балаларны чемпионнар итеп күрергә телибез. Әлеге узәк ярдәмендә ата-аналар һәм тренерлар баланың үсешен күзәтә ала», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Уку-диагностик үзәк Универсиада-2013 вактында ачылды. Әлеге үзәктә физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә спортсменнарны ярышларга хәзерләү алдыннан тикшерүләр алып баралар.

«Безнең үзәктә төрле лабораторияләр эшләп килә. Спортсменнар белән медик һәм и физиологлар, тәҗрибәле профессионаллар эшли», – дип сөйләде  Казан Мэрына уку-диагностик үзәгенең директор вазыйфаларн башкаручы Алексей Набатов.

Быелдан диагностиканы шәһәрдәге спорт мәктәбе укучылары өчен хәзерлиләр. Спортсмен елына өч тапкыр тикшеренү узарга тиеш. Беренчеләрдән булып диагностиканы «Тасма» олимпия резервы укучылары узды.   

«Диагностика спортсменың тренер күрмәгән якларын ачыклый ала», – дип ассызыклады физик тәрбия һәм спорт комитеты председателе Альберт Салихов.

Чарада Идел буе академиясе ректо вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов катнашты.  

kzn.ru материаллары буенча. Денис Гордийко фотосы