Бүген Идел буе спорт академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов квалификацияне үстерү курслары укучылары – мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрнең физик тәрбия укучылары һәм укытучылары белән күреште.
«Инклюзив белем бирү шартларында сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар белән эшләгәндә методик тәэминат» и «Физик тәрбия укытучысын методик, психолог-педагогик һәм коммуникатив компетентностка ия булуы буенча программага ия курслар академиянең өстәмә белеем бирү базасы тарафыннан тормышка ашырыла. Аларда 132 тыңлаучы йөри. Дәресләрне адаптив физик тәрбия һәм тормыш куркынычсызлыгы кафедрасы укытучылары алып бара.
- Мин сезне, физик тәрбия укытучыларын, академиядә күрүемә шатмын, - дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте Рафис Бурганов. – Сез белем бирүдән тыш, балаларга тәрбия бирүчеләр дә. Безнең өстә җаваплы миссия - сәламәтлегендә тайпылышлар булган балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен уңай мөхит тудыру. Сезнең киңәшләрне истә тотып, безнең программаларга үзгәрешләр кертергә без әзер. Һәрбер мәктәп, бала белән безнең академия белгечләре эшләячәк. Азкомплектлы авыл мәктәпләрендә уңышлы эшләү максатыннан без белгечәргне берничә юнәлеш буенча хәзерлибез.
Административ эшләр һәм социаль үсеш буенча проректор Наталья Гречанникова тыңлаучыларга мөрәҗәгать итеп түбәндәгене ассызыклады:
- Академиядә бер тапкыр булып, сезнең тагын монда тыңлаучы булып кына түгел сез эшләгән балалар белән бергә кайту теләге булачак. Адаптив физик тәрбия буенча катлаулы сорауларны чишәргә без сезгә ярдәм итәрбез. Безнең кафедра - илдә иң яхшысы, инклюзив белем бирүгә килгәндә монда яхшы белгечләр эшли.



