Бүген Казан Кремлендә ТР премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге бүләкләргә республиканың төрле тармагыннан 40 вәкил ия булды. Алар арасында академиянең ике профессоры да бар.

Фәнни эшләр һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор, педагогика фәннәре докторы, профессор Фирүзә Зотовага «Татарстан Республикасының югары мәктәбе атказанган хезмәткәре» исеме бирелде. Әлеге мактаулы исем республика Президенты Фәрманы тарафыннан билгеләнде.

Циклик спорт төрләре теория һәм методика кафедрасы профессоры Александр Черняевка «Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре» исеме бирелде. Александр Антоновичка әлеге мактаулы исем ТР Президенты Фәрманы белән бер ел элек билгеләнгән иде.