Идел буе спорт академиясенең XXIII Бөтенрәсәй физик тәрбия вузлары фестивале узды. Фестивальнең ачылу тантанасында Идел буе академиясенең ректор вазыйфаларын башкаручы, Россия студентлар спорт союзының вице-президенты Рафис Борһанов һәм Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты председателе Сергей Иванов катнашты.
Рафис Борһанов фестивальне ачып, катнашучыларга үз теләкләрен җиткерде:
- Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, коллегалар! Сез Россиянең төрле почмакларыннан килгәнсез. Без фестивальне төрле кыенлыкларга карамастан үткәрәбез. Бүген, ярышларның беренче көнендә үк, яңа танышулар башлана. Сезгә уңышлы гына чыгыш ясавыгызны телим. Ярышлардан тыш, Татарстан башкаласы, спорт биналары белән танышыгыз. Әлеге башкалада булган һәм күргән кичерешләр яңа очрашуларга кадәр сезнең күңелләрдә мәңге сакланыр дип уйлыйм!
Сергей Иванов фестивальдә катнашучыларны ТР хөкүмәте исеменнән котлады:
- Казанда сезне сәламлибез. Фестиваль – зур һәм кызык чара, безнең өчен бик мөхим. Идел буе академиясе кысаларында узуы тагын да безнең өчен сөенечле. Сезгә яңа танышулар һәм уңышлар телим, фестивальдән соң да элемтәне өзмәгез. Татарстан – 1001 чара уздыру урыны. Сезгә яхшы кәеф, үзегезнең сәләтегезне үстерегез, ярышларда катнашыгыз һәм бәхетле булыгыз!



