Идел буе спорт һәм туризм академиясе 1 - 5 нче декабрьдә XXIII Бөтенрәсәй физик тәрбия вузлары фестивален кабул итә. Илнең 9 вузыннан 200 дән артык студент, аспирант һәм укытучылар студентлар форумында катнаша.
Өч көн дәвамында физик хәзерлек буенча «Олимпия медаленнән ГТОга» студент һәм аспирантлар өчен конкурс уздырылачак. Һөнәри осталык буенча конкурс «Яшьләрнең фәнни иҗаты» кысаларында «Олимпия мирасы» һәм иҗади номинация «Спорт хит-парад» бар.
Фестиваль программасына укытучылар өчен «Мастер-класс» һәм чит телдә фәнни докладлар «Безнең спорт регионы» керә. Ярышлар нәтиҗәсе буенча команда зачеты буенча иң яхшы вуз билгеләнелә.
Ярышларның мәйданнары Идел буе академиясе объектлары: уку-лаборатория корпусы, Казан теннис академиясе, гимнастика үзәге һәм ишкәк ишү үзәге. Ярышлар футбол-җиңел атлетика манежында уза.
Оештыручылар катнашучылар өчен конкурстан тыш программа хәзерләде, ул үз эченә спорт биналары буенча сәяхәт, бию батлын, «Ачык микрофон» иҗади кичәне ала.
Фестивальнең тантаналы ачылышы 2 нче декабрьдә 17.30 сәгатьтә «Академия» (Универсиада авылы, 35) концертлар залында уза. Ябылу тантанасы һәм җиңүче белән призерларны тәбрикләү - 4 нче декабрь 20.30 сәгатьтә узачак.



